Кичә район Советы сессиясендә депутатлар Башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.
Илгизәр Шагалиев бу вазыйфада 1997 елдан бирле эшли.
Район башлыгы Айдар Салахов аңа үз вазифасында намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Шагалиев район башлыгының перспективалы проектлар буенча киңәшчесе итеп билгеләнүен әйтте һәм район Хакимияте башлыгы Грамотасы белән бүләкләде. Илгизәр Тимерхан улы үзенең чыгышында алга таба да экологик мәсьәләләргә игътибар бирәчәген билгеләп үтте. Шәһәр халкына төзекләндерү һәм экология мәсьәләләре буенча үз карашларын яклаган өчен үз ихтирамын белдерде. Район Советы депутатлары Александр Леванов һәм Алексей Юдин Шагалиевка район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән чорда тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерделәр.