Росреестрның " кайнар линия" дә кадастр бәясе мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәкләр.

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә. 

Физик затлар милкенә салым түләү срогы туры килә һәм күп кенә гражданнар әлеге салымның объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен белә.

          Казан халкы сорауларына Росреестр Идарәсенең күчемсез милек кадастр бәясе бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк. 

       Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.

       Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.   

           Матбугат хезмәте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International