Чемпионатта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы данын ветеринария бүлегенең 3 курс студенты Магизҗанова Мәрьям һәм икенче курс студенты Масленников Михаил яклады.
Быел бу компетенциядә беренче тапкыр 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Бородин Александр һәм Кукаркин Кирилл катнашты.
Конкурсның барлык биремнәрен дә уңышлы үтәп, барлык катнашучылар да Казан шәһәрендә 14-16 ноябрь көннәрендә узачак чемпионатның төбәк этабында безнең техникумны тәкъдим итәчәк.
Челтәрле чемпионат нәтиҗәләре буенча Мәрьям һәм Бородин Александр иң яхшылар булдылар. Магизҗанова М. - «Яшь профессионаллар» (WordlSkills) региональ чемпионатының челтәр этабында 2 урын, Бородин А.-юниорлар арасында 1 урын. Без аларга җиңүләр, "WordlSkills " төбәк чемпионатында уңышлар телибез.
Ветеринария дисциплиналары укытучысы
Шәрәпова Н..В.