"Мәктәпкәчә белем бирү системасында инновацион технологияләрне гамәлгә ашыру".

2018 елның 9 ноябре, җомга

Аның кысаларында балалар белән робот техникасы буенча тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру, инглиз телен өйрәнү, хореография һәм электромобиль белән идарә итү буенча күрсәтмә чаралар үткәрелде. 

Анда балалар татар, рус һәм инглиз телләрен (белем бирүнең полилингваль моделе) белүләрен күрсәттеләр. Аннары бала алып баручы ролендә кунакларны инглиз телен өйрәнү буенча «Инглиз теле әйләнә-тирәбездә» дәресенә чакырды («ЕasyEnglish»менталь Инглиз теле программасы буенча укыту). Инглиз теле буенча дәресләр өлкән, әзерлек төркемнәрендә атнага ике тапкыр уздырыла (Минзәлә педагогика көллияте укытучысы Екатерина Голякова).

Күрсәтмә чараларны дәвам итеп, кунакларга белем бирү робот техникасы буенча дәрес күрсәтелде. Балалар корабльләрне төзеп бетерделәр һәм клад эзләп утрауга киттеләр.

Мондый дәресләрнең максаты: модельләштерү һәм программалаштыру конструкторлык күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру. Минзәлә педагогика көллиятенең «ROBOlab» лабораториясе базасында модельләштерү һәм конструкцияләү нигезләрен өйрәнү үткәрелә, укытучы Зоя Тимофеева.

Балаларга электромобиль кулланып юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр үткәрү чараның искиткеч мизгеле булды. Балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Стрекалова балалар белән юлда дөрес юл йөртергә өйрәттеләр.  Мондый дәресләр өчен ДОСААФ автомәктәпләре бирелә, машина йөртү һәм электромобиль белән идарә итү элементлары белән дәресләр ДОСААФ автомәктәпләре директоры Таһир Исмәгыйлев катнашында уза.

Күрсәтмә дәресләр арасында кунакларга әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Максим Понамаревның иҗади эшләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчегә ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен аерым шәхси күргәзмәдә рәсем ясау идеясе тәкъдим ителде. Шулай ук балалар һәм ата-аналарның «ташларның гаҗәеп дөньясы» һәм «су асты дөньясы серләре»проект эшләрен тормышка ашыру буенча күргәзмә тәкъдим ителде.

Чара ахырында кунаклар алдында «Красная Шапочка һәм аның дуслары» бию номеры тәкъдим ителде, анда аэробика элементлары белән хореография күрсәтелде. 5-нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Әлфинур Сизова.

Район башлыгы Айдар Салахов мондый чараларны һәр мәктәпкәчә учреждениедә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

Акцент: ата-аналар балалар өчен өстәмә дәресләр темасын дәртләнеп кабул иттеләр. 29 сабый инглиз телен өйрәнә (13 өлкән төркемдә, 16 әзерлек төркемендә). 22 бала робот техникасы белән шөгыльләнә (өлкән төркемнең 11 баласы, мәктәпкә әзерлек төркеменең 11 баласы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International