Район коммунистлары һәм 2 нче урта мәктәп укучылары Минзәлә шәһәренең үзәк мәйданында Владимир Ленинга Октябрь революциясенең 101 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл янына җыелдылар.
Тантананы район коммунистлары лидеры, район ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов ачты. Аннары 2 нче урта мәктәпнең 7Б сыйныф укучылары, 24 бала тантаналы рәвештә пионерларга кабул иттеләр һәм бергәләп "һәрвакыт әзер"җырын башкардылар.
Коммунист Александр Жбанов үз чыгышында Ленин, Совет хакимияте урнаштыру, коллективлаштыру, сугыштан соң илне торгызу, КАМАЗ, БАМа төзелеше турында сөйләде. КПРФ сафларында торучы сугыш ветераны Михаил Тихонов һәм берничә хатын-кыз Совет хакимияте каршында мәгариф, медицина, фатир һәм юлламалар алу бушлай булуын һәм 7 ноябрьдә бәйрәм безнең районда яшәүчеләр өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.
Чара ахырында ветераннар хоры Ленин турында җыр башкарды. Җыелучылар шулай ук Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.