Безнең республика-РФ территориясендә иң матур һәм бай республикаларның берсе. Татарстан-күпмилләтле республика, аның территориясендә 100дән артык милләт һәм халык яши. Республика территориясендә яшәүче барлык халыклар Татарстанны үз Ватаны дип саныйлар.
Татарстан Республикасында булачак Конституция көне бәйрәме кысаларында, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе «Конституция – Закон, аның буенча без барыбыз да яшибез»стенды рәсмиләштерелде. Стендны булдыру максаты-хокукый культура, гражданлык җаваплылыгы, аңлылык формалаштыру.