30 октябрь көнне Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара эш кысаларында Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырганнар. Өлкән фәнни хезмәткәр Татьяна Заһир кызы Мусина "30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне" дигән темага социаль хезмәтләр алучы балалар өчен бик тә дулкынландыргыч чара үткәрде. Очрашу барышында балалар авыр елларда үз районы, илебез кешеләренең тормышы һәм язмышлары турында күп кенә яңалыклар белделәр. Презентация белән үрелеп барды, Анна Ахматованың «репрессияләр турында шагыйрьләр» шигырьләре, А. Солженицынның «Архипелаг ГУЛАК»романыннан өзекләр яңгырады. Балаларга Минзәлә районындагы репрессия вакытында төшерелгән музей архивыннан фотосурәтләр белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Соңыннан балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Үткәрелгән экскурсия балаларга туган як тарихын кабул итү, танып-белү кызыксынуларын киңәйтү мөмкинлеге бирде. Әлеге чаралар балаларда конкрет кешеләр язмаларына, ХХ гасырның катлаулы һәм каршылыклы язмышы - сәяси репрессия чоры турында белемнәрне тирәнәйтү аша үз халкының тарихи үткәненә карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.