Минзәләдә " ЭтноМолодость"фестивале узды.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Драма театры сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «ЭтноМолодость» Мәдәниятара фестивале искиткеч җылы һәм дустанә шартларда узды.

Чара башланганчы театр фойесында җанлылык хөкем сөрде. Биредә безнең районда яшәүче халыкларның декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе әзерләнгән иде. Килгән кунаклар аларның мәдәнияте белән кызыксынып таныштылар.

Халык бердәмлеге көне-ул ирек, гражданлык тынычлыгы, игелек һәм татулык бәйрәме. Бәйрәмне татар телендә алыштыргысыз алып баручылар Гөлчәчәк Габдрахманова һәм рус телендә Елена Шакурова ачып җибәрделәр.

Чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев сәламләде.

- Безнең республика күп милләтле. Биредә 170 милләт дус яши. Тынычлык һәм татулык, татулык, үзара хөрмәт – бу иң зур байлык. Бүгенге фестиваль-безнең районда бу юнәлештә зур эш алып барылуның ачык мисалы. Барыгызга да тынычлык, иминлек, бәхет телим, - дип билгеләп үтте Камил Римович.

Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен минзәләлеләр Геворг Костандян, Мөслимә Гайниева, Леонид Петраев, Светлана Белянина, Эльмира Шатунова, Светлана Упаева, Ирина Михайлова, Зоя Тимофеева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм белән Минзәлә районы депутаты Эдуард Кузнецов котлады. Ул ассызыклаганча, үз халкының тарихын онытырга ярамый, чөнки нәкъ менә ул безне хәзерге вакытта булган кебек эшләде. Безнең җирдә төрле милләт кешеләре яши һәм безнең бердәм булуыбызны истә тотарга кирәк. Халык бердәмлеге көне-ул батырлык һәм Ватан язмышы өчен югары җаваплылык дәресе.

Чарада Казан шәһәреннән "Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы делегациясе катнашты. Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары Амрид Камолов ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповның сәлам сүзләрен укыды.

Театр сәхнәсендә безнең районның милли-мәдәни һәм җирле яшьләр-милли җәмгыятьләре: башкортлар, руслар, марилар, Хутор казаклык, әрмән, керәшеннәр, татарлар үзләренең йолалары һәм гореф-гадәтләре белән тамашачы алдында чыгыш ясады. Бәйрәм Евгений Вахнин башкаруында " бердәм бербөтен» җыры белән тәмамланды. Концерт күңелле атмосферада үтте, тамашачылар алкышларга күмде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бәйрәмдә чыннан да Халыклар дуслыгы һәм бердәмлек атмосферасы сизелде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshel-festival-etnomolodost

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International