Садак поселогында яңа балалар мәйданчыгы.

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Шәһәребезнең Садак бистәсендә балалар бакчасы бар инде, яңа балалар мәйданчыгы ачылды, хәзер биредә яшәүчеләр мәктәп төзелеп, автобус йөри башлавын көтә.

Быел гражданнардан җыелган үзара салым акчаларының бер өлешенә балалар мәйданчыклары да бар иде. Шәһәрнең күп кеше яши торган территорияләренең берсендә Садак бистәсендә яңа җиһазландырылган балалар мәйданчыгы ачылды. 
Уен мәйданчыгын ачып, район башлыгы Айдар Салахов һәм Идарәче компания директоры Роман Коротин традицион кызыл тасманы кистеләр. 

Садак бистәсендәге әлеге балалар мәйданчыгы үзара салым акчасына төзелде, моның өчен 1,5 млн сум акча бирелде. Биредә 16 уен элементы бар, 6 эскәмия урнаштырылган, чүп-чар өчен урналар куелган. Мәйданчыкка ком җәелгән, территория койма белән әйләндереп алынган.

Безнең белешмә

Шулай ук быел үзара салым акчаларының бер өлешенә Гурьянов урамы буенча 102, 106, Кадомцевлар урамы буенча 89, Изыскательләр урамы буенча 3/4, 3/14 йортлары янында һәм Нефтьчеләр бистәсендә балалар мәйданчыклары җиһазландырылды.

Быел шәһәрлеләрдән 5,2 млн. сум акча җыелган, бу акчалар республика бюджетыннан дүрт тапкыр бирелә. Шулай итеп, үзара салым буенча барлык акча суммасы 26,2 млн. сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International