Татарстан Росреестры: МФС документларын кабул итү һәм бирү графигы.

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе барыгызны да якынлашып килүче дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый! Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да тыныч күк йөзе, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек телибез!

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш - бирешләрне дәүләт теркәвенә алу өчен документлар кабул итү/бирү, шулай ук кадастр исәбенә алу «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге»  - «Минем документлар»башкарыла.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен, МФСның бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә гариза бирүчеләрне кабул итү графигы - «Минем документлар»:

3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылган. Казанда бүлекләр 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, шулай ук Тукай районында МФС  филиаллары - 8:00 дән 17:00 гә кадәр. Башка район филиалларында эш көне-8: 00 дән 12: 00 гә кадәр.

4,5,6 ноябрь-ял көннәре.

МФС эше турында тулырак мәгълүмат, элемтә өчен белешмәләр һәм филиалларның бөтен республика буенча эш режимы, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат һәм кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге МФС Порталында күрсәтелә https://uslugi.tatarstan.ru/mfc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International