Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «Росреестрга 10 ел»күкрәк билгесе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасын Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров үткәрде.
"10 ел Росреестрга» күкрәк билгесе белән Татарстан Росреестрының 17 хезмәткәренең һөнәри эшчәнлеге билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, 2018 ел Росреестр өчен юбилей елы: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасын булдыруга 20 ел һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел тулу уңаеннан берьюлы ике истәлекле дата билгеләп үтелә. «Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте турында» РФ Президенты Указы 2008 елның 25 декабрендә имзаланды.
Хәзерге вакытта Росреестрга күп вәкаләтләр бирелгән, шуларның берсе-дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәве.
Матбугат хезмәте