Район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән атналык эшлекле киңәшмә узды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Айдар Сәлахов җитәкчелегендә район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, хакимиятнең структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән атналык эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә Авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре адресына котлау сүзләре белән башланды. Айдар Фәслахович Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатларын районның авыл хуҗалыгы алдынгыларына тапшырды.

Район башлыгы шулай ук Совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эльвира Хәбибуллинаны һәм "Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" ДБҺБУ директоры Эльвира Фәттахованы туган көне белән котлады.

Киңәшмә барышында Айдар Фәслахович Сәлахов районда бүгенге көндә барлыкка килгән вәзгыять турында кыскача сөйләде, агымдагы сораулар каралды һәм якын арада эш планы билгеләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

Нэля Бикеева Минзәлә районында Өлкәннәр декадасына йомгак ясады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев " татар һәм рус телләрендәге элмә текстларының тәңгәллеге турында «доклад белән чыгыш ясады.                                   "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасының IV бүлеге башкаруында Башкарма комитет тарафыннан Минзәлә районы территориясендә урам күрсәткечләрен ике дәүләт телендә бизәү буенча тышкы визуаль мәгълүмат буенча эш алып барыла. Барлыгы 1544 күрсәткеч алмаштырылырга тиеш. Учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләрнең исеме дә билгеләнгән стандартлар нигезендә ике дәүләт телендә булырга тиеш. Әлеге эшне 2018 елның 1 ноябренә кадәр башкарырга кирәк.

Киңәшмә ахырында оешма һәм учреждение җитәкчеләренә кирәкле тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирелде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International