Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Көз җитү белән без кырларда һәм терлекчелек фермаларында эшләргә йомгак ясыйбыз һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәт белдерәбез. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне-барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу бәйрәмне яхшы кәеф белән һәм хезмәт дәрте белән каршылыйлар. Минзәләлеләр, һәрвакыттагыча, эштә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Нинди генә өлкәдә булса да, авыл хуҗалыгы булсынмы, әллә башка өлкәдә – алар фидакарь хезмәт итәләр. Безнең хезмәт нәтиҗәсе-республикабыз, район үсешенә, аларның икътисадын ныгытуга керткән өлешебез. Быел район игенчеләре 138,1 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Бер гектардан уртача уңыш 30,3 центнер тәшкил итте. Терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Узган елдагы кебек, алдынгы комбайнчылар эшкә стимул буларак, премияләр белән бүләкләнде. Басуларда эшләүче игенчеләребезнең арыганлык белмичә башкарган хезмәте, һичшиксез, мактауга һәм хөрмәткә лаек. Терлекчеләр дә сынатмый: ел башыннан 136 274 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 102% тәшкил итә. Бу күрсәткеч-районның һәр терлекчесенең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шулай ук КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалык хезмәте дә игътибарга лаек. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучы хуҗалыклар, фермерлар үз продукцияләрен районда гына түгел, Чаллы, Казан шәһәрләрендә дә уза торган ярминкәләрдә саталар. Әйе, район хуҗалыкларында проблемалар да бар, әмма тормышларын авылда сайлаган, үзләрен арыган, эшләүчеләрне дә, киләчәктә дә шулай фидакарь эшләүләрен, тырышлыкларын, намуслы хезмәт җимешләрен татуларын теләр идек. Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
Сезгә катлаулы, әмма бик мөһим һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә бәхете һәм иминлек юлдаш булсын.
Айдар Салахов,
Минзәлә районы башлыгы.