Элек-электән кешеләр табигать бүләк иткәннәрне: җиләк – җимеш һәм яшелчә, шулай ук яшел тәмләткеч файдалы витаминнар, микроэлементлар һәм клетчатканың табигый хәзинәсен кулланганнар. Быел Көз бүләкләре безне җиләк-җимеш һәм яшелчә муллыгы куандыра.
Балигъ булмаган балаларга хезмәт тәрбиясе бирү программасын тормышка ашыру кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында «бакча белән витаминнар»дигән фотокүргәзмә узды. Аның максаты – балаларның һәм ата-аналарның уртак эшчәнлеген оештыру, катнашучыларның иҗади, экологик культурасын һәм сәнгати-эстетик зәвыгын үстерү.