Минзәлә районы аграр тармагының алдынгы хезмәтчәннәре делегациясе "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәмгә барды.
Делегация составында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Юрий Исламов, "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, "Минзәлә таңнары" агрофирмасы директоры урынбасары Илдар Әкбәров, "Калморза" хуҗалыгы җитәкчесе Илфак Гомәров, әлеге хуҗалыкның баш агрономы Радик Мөхәммәтов, "Органик Групп-Чулман" ҖЧҖ җитәкчесе Линар Ахунов, аның алдынгы механизаторы Рөстәм Газизов, "Органик Групп-Минзәлә" ҖЧҖ җитәкчесе Илфар Халиков, алдынгы механизатор Флор Кәбиров бар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/delegatsiya-menzelinskogo-rayona-poekhala-na-prazdnik-v-chest-dnya-rabotnikov-selskogo-khozyaystva-i-pererabatyvayushchey-promyshlennosti