2018 елның 6-7 октябрь көннәрендә Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе спорт залында яшьләр командалары арасында мини-футбол буенча " Олимп "балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык көзге турниры узды. Барлыгы 7 команда булды.
Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча "Иман" командасы (Актаныш авылы) укучылары турнир кубогына ия булдылар. Көмеш һәм бронза - минзәләлеләр: икенче урынны "Олимп-2007" командасы, өченче урынны "Олимп - 2006"командасы алды.