Бүгенге көндә Бикбау авылы зиратын төзекләндерүдә күп эшләр башкарылды. Авылдашыбыз Галимов Хәниф абыйның бик зур ярдәме (100 мең сум) зиратны койма белән әйләндереп алуга, материаллар юнәтүгә тотылды, капкага ике мәгълүмат тактасы эшләнде.
15 нче сентябрь көнне иске зыярат ягын ныгытып чистарту, печәнен чабу, калган койманы тотып бетерү күздә тотыла. Моның өчен 280 м калай кайткан, торба-баганалар да бар. Ләкин җепсәләр алырга мөмкинлек юк. Шуңа күрә дә, үзләренең бакча артларына койма тоту өчен, Бикмухаметов Васил, Нуриев Сәгыйть, Каримов Радик, Асадуллин Фәндүс, Шәйдуллин Салаватларның бу эштә ярдәм итүенә ышанып калабыз.
Авыл зираты – һәрберебез өчен изге урын. Монда безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, ерак һәм якын туганнарыбыз урнашкан. 15 нче сентябрь көнне барлык битараф булмаган авылдашларны чалгылар, печән чапкычлар, балта-пычкылар, тырма-көрәкләр белән зур өмәгә көтеп калабыз.