Минзәлә шәһәренә килеп керү белән АТП территриясендә төрле маркадагы автомобильләр коллекциясе каршы ала.
АТП җитәкчесе Рамил Кәримов бүген тагы бер ЛУАЗ автомобиле алып кайтып урнаштырды. Хәзер биредә ЗИЛ-157, ПАЗ автобусы, ГАЗ-69, Москвич һәм Луаз автомобильләре бар. Киләчәктә тагы автомобильләр саны артып коллекция тагы баер әле.