Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 40128 гектарда игеннәр суктырылып, амбарларга кайтарылган ашлык күләме 122873 тоннаны үтеп китте. Тулаем ашлык суктыру буенча районыбыз игенчеләре республикада җиденче урынны били.
Бер гектардан чыккан уртача уңыш көннән-көн артып бара, кичә ул 30,5 центнер булса, бүген ул 30,6 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча районыбыз республикада 6урынны били. Иң югары уңыш”Калморза” хуҗалыгында, алар 6052 гектардан барлыгы 24934 тонна ашлык җыеп алып, һәр гектар төшеме буенча уртача уңыш-41,2 центнер тәшкил итте, уракны да районда иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Бүген шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Әнәк” агрофирмасы игенчеләре уракны төгәлләячәк. Комбайнчыларның ике дистәдән артыгы үзләренә җиткерелгән суктыру планын үтәделәр.
Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 16300 гектарда башкарылды. Көзге чәчү дәвам итә, барлыгы 3300 гектар арыш һәм 8600 гектарда көзге бодай чәчелде.
Район буенча 16,5мең тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар өстән эшкәртелә, барлыгы 26000 гектардан артык басулар эшкәртелде, шуның 14 мең гектары тирәнтен эшкәртелде. Җир эшкәртүдә 14 агрегат эшли.