Бүген бөтен ил буенча Белем көне билгеләп үтелә. М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте яңа студентларны каршы ала. Бу 6 төркем беренче курс студентлары һәм бер 7 нче гимназия сыйныфы.
Көллият директоры Ренат Ибраһимов гимназия сыйныфы укучыларын, ата-аналарны сәламләде. Студентлар алдында ул яңа уку елында ирешәчәк югары максатлар куйды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мясникова Т. А. студентларга яңа уку елында уңышлар теләде.
Студентлар өчен көллият директоры Ренат Ибраһимов биргән беренче кыңгырау яңгырады. Тантаналы линейкадан соң беренче курс студентлары, традиция буенча, герой шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салдылар.