Минзәлә гимназистлары яңа уку елына әзер.

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Яңадан яңа уку елы башланды. 238 укучы яңадан гимназия бусагасын атлап керде.

Укучыларны Белем көне белән котларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов, ДОСААФның Минзәлә бүлеге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев, район ветераннар советы әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева һәм башка рәсми затлар килде. Кунаклар укучыларны, педагогларны, ата-аналарны Белем көне белән котладылар, аларга сабырлык, иҗади уңышлар, яхшы билгеләр, күңелле чаралар теләделәр. Район башлыгы Айдар Салахов гимназия директоры Гөлназ Хәлиуллинага сертификат тапшырды.

Бәйрәм таҗы һәм Заяц (театр артистлары) үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмне бизәде. Беренче сыйныф укучылары уку елы башлануга аеруча шат, быел алар 22 гимназиядә. Аларны алда күпме яңа ачышлар, шатлыклы мизгелләр көтә! Әти-әниләр дә дулкынлана. Яңа уку елы белән сезне, кадерле минзәләлеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International