Белем көнендә тантаналы шартларда 8"Кояшкай "балалар бакчасы ачылды

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Әлеге дулкынландыргыч вакыйганы ике яшьтән алып җиде яшькә кадәрге 120 бала гаиләсе көтте. Бу мәктәпкәчә учреждение 1973 елда төзелгән һәм ремонтка мохтаҗ булган.

Капиталь ремонт 32 млн. сумлык тугыз позиция буенча башкарылган. Шуның 18 млн сумы республика бюджетыннан һәм 14 млн сумы җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Биредә түбә, тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылган, фасад яңартылган. Бина эчендә тулы ремонт үткәрелгән, азык-төлек блогына ремонт ясалган. Территориядә Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яңа мәйданчык, актив уеннар өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килде.
Яңартылган, якты, төзекләндерелгән бакча тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен генә түгел, тантанага килгән хөрмәтле кунакларны да гаҗәпләндерде: район башлыгы Айдар Сәлаховны, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевны, район Советы депутаты Эдуард Кузнецовны, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинны.
Район башлыгы Айдар Салахов коллективны, балаларны көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм уртак көч белән зур эш башкарылуын һәм һәр балалар бакчасы шундый булырга тиешлеген билгеләп үтте. Аннары подрядчы оешмалар төзүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән "Лига" ҖЧҖ электрогазосварчысы Владимир Калганов, "Электроком" ҖЧҖ электромонтажнигы Станислав Шәрипов, "Теплоконтур" ҖЧҖ Инженерлык челтәрләре монтажчысы Ришат Нәбиуллин, "Автодорстрой" ҖЧҖ балта остасы Дмитрий Самоваров бүләкләнделәр.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Символик тасманы кискәннән соң, мөхтәрәм кунаклар экскурсия ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International