Бәйрәм алды көннәрендә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар белән “Пейп-арт.

2018 елның 31 августы, җомга

Эх,  «читекләр”!

Бәйрәм алды көннәрендә 29 августта Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар белән “Пейп-арт. Татар бизәкләре” исеме астында социаль хезмәт буенча белгеч Фәттахова Ландыш ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрескә дип махсус Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының министр урынбасары Абдреева Юлия Иван кызы, методология бүлеге начальнигы Валеева Анжелика Андрей кызы, Республика Ресурс үзәге хезмәткәрләре, Минзәлә районы социаль яклау бүлеге начальнигы Мясникова Татьяна Александр кызы килделәр. Әлеге дәрес Татарстан Республикасының суверинетына багышланган иде. Социаль эш буенча белгеч катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлагач, татар читекләренә милли бизәкләр төшерү серләрен өйрәтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International