Дусай Кичү авылында гомер итүче тыл ветераны Сәрмәдия Садыйкованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

2018 елның 31 августы, җомга

Татарстан Республикасы көнендә, Дусай Кичү авылында яшәүче Сәрмәдия Садыйкованың гомер бәйрәме – тыл ветеранына 90 яшь тулды.

(© Минзәлә, Мензеля-информ) Шушы уңайдан юбилярны Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева котлады. Олуг юбилеен билгеләп үтүче, илебезнең байлыгын һәм куәтен булдыруга үзенең тырыш хезмәте белән өлеш керткән ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның персональ котлавын җиткерде, район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, бүләк һәм Хәтер китабын тапшырды. 
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов, авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Резеда Шиһапова да ветеранны котладылар, бүләк тапшырдылар. Котлауларны юбилярның балалары, оныклары дәвам итте. 
Җор телле әбекәй сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, шаян сүзләрне дә еш куллана. 
Тормышларыгыз ничек, дигәч, иң беренче сүзен шаян сүзләр кушып, юл хакында башлап җибәрде ветеран. 
–Авылыбызга юл күптән салынган булса, кызлар кебек торыр идем әле, диеп елмайды. Әйе, Мәлкәнннән Дусай Кичү авылына бара торган юлга вак таш салынуы шатлыклы вакыйга шул, моңа Сәрмәдия әби кебек авылның олысы-кечесе сөенде. 
–Иң мөһиме – мин үз эшемне яратып башкардым, балаларым – минем куанычым, әтиләре Мирхәт тә бик тырыш булды. Үзебезгә ошап барысы да тырыш, хезмәт сөючән. Улым Флүр Кабиров “Мәлкән” хуҗалыгының алдынгы механизаторы, терлек азыгы уру комбайнында эшли. Аның улы җырчы Рифнурны барыгыз да белә, ул да җәй саен комбайнга утыра. Флүн дә тырыш. Кызларым Фәрсия, Венера, Вәсимә, Илзирә шулай ук бик тырышлар. Гомумән, һәрчак эшкә җаваплы карарга, күңелне төшермәскә кирәк дип саныйм, ди ул. 
Тормышның бар авырлыгын – сугыш, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт һәм михнәт күргән буын вәкиле ул. Заманында сыер да сауган, тракторда да эшләгән, урман да кискән, ат та караган, тегермән дә тарткан. Моннан 35 ел элек тол калган. Бүгенге көндә Сәрмәдия әби тормышыннан бик канәгать булып гомер кичерә, 15 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәненә сөенеп яши. 
–Мин йокыдан торганчы, кызым Венера иртүк килеп бәлеш салган, кызларым җыелышып табын әзерләгән ,дип киң елмаеп табын түрендә балкып утыра Сәрмәдия әби.–Үзем дә бик иртә торам, дүрттә,биштә торып өйрәнелгән. Торгач та, ихатадагы кош-кортларны карарга чыгып китәм, кайчакта чәй эчәргә дә онытып йөрим, диеп яшәү рәвеше турында сөйләүгә күчте. 
–Мин ризыкка бик таләпчән. Кибет ризыкларына ушым китми, үзем, үз кулларым белән әзерләгәнне генә ашаучан. Яшелчәләрдән кәбестәне яратам. Ашын да, пирогын да, диде ул. 
Озын гомерле булуының серен чиште: гел хәрәкәттә икән. 75 яшенә кадәр сыер асраган. 
Аның бар гомере хезмәттә узган. Шушы яшенә җитсә дә, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә, түтәлләрне үзе утый. 
–Чирләп китсәм дә, тизрәк торып, йөрергә тырышам. Бакчада эшләр караштырып керәм. 100 төп помидор утыртым, суганнарны җыеп алып, бәйләп, кышкылыкка урнаштырдым тик утырырга яратмыйм, дип сөйләде ул безгә. 
Какча, әмма җиңел гәүдәле әлеге әбекәйгә карагач, сугыш чорының михнәте дә, аннан соңгы җимереклекләр дә аны сындыра алмаган дип уйлап куясың. 
-Мин нинди эшкә алынсам да, аны тырышып, намус белән башкардым. Хезмәт кешене чыныктыра, җиргә нык басып йөрергә, чатырдатып эшләргә кирәк, дип сөйләде ул. 
Сәрмәдия әби безне капка төбенә кадәр озата чыкты. Үз бакчамда үскән, дия-дия, күчтәнәч итеп кулларыбызга кып-кызыл алмалар тоттырды. Яхшы әңгәмәдәш яныннан киткәндә, ниндидер җиңеллек үзебезгә дә күчкән төсле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International