

Бүләкләү тантанасы республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда үтте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйге лауреатларына 93 Берәмлек “Шевроле Нива” автомобиле ачкычы тапшырды. Шул 100 автомобильнең икесе районыбызның Николаевка һәм Юшады авыл җирлекләре башлыкларына бирелде. Әсхәт Нуриев һәм Мирзанур Кәбиров Президент кулыннан машина ачкычы алдылар һәм бүген алар шул автомобильгә утырып туган ягыбызга кайтып җитәчәкләр.