Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү өч процентка арткан.

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Республикада ел башыннан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 400 мең тонна сөт җитештерелгән.

Татарстан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быел җиде ай эчендә 418,7 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быел җиде ай эчендә 78,7 тонна терлек ите (105 процент), шул исәптән 30,7 мең тонна (104 процент) мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International