Хөкүмәт йортында Алексей Песошин катнашындагы брифинг 10.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Хөкүмәт йортында узачак брифингта Татарстанда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин журналистларга шул турыда мәгълүмат бирәчәк.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, брифинг 10.00 сәгатьтә башлана. tatarstan.ru сайтында туры трансляция булачак.