Президент башка илләрдән килгән кунакларга Россия белән эшләүгә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
Россия Президенты Владимир Путин, киләчәктә фәнни-технологик үсеш лидерлары арасында илнең позициясен ныгыту өчен, мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк, дип белдерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Россия лидеры бу хакта «Технопром-2018» форумында ясаган чыгышында әйтте. Шулай ук ул башка илләрдән килгән кунакларга Россия белән эшләүгә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.