Россиядә яшәүчеләргә шәхси кредит рейтингы тапшырылачак.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

 

2019 елда Россиядә «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк.

Россиядә яшәүчеләргә шәхси кредит рейтингы тапшырылачак, алар төрле параметрлар нигезендә билгеләнәчәк. Бу хакта Берләштерелгән кредит бюросы генераль директоры вазифаларын башкаручы Николай Мясниковка сылтама ясап «Российская газета» яза.

Аның әйтүенчә, 2019 елда «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк. Әлеге документ банкларга клиентларга заем бирергәме-юкмы икәнлеген хәл итәргә булышачак.

Мясников сүзләренчә, баллар кредит тарихына нигезләнеп исәпләнәчәк. Кредит рейтингын банклар, бурычка акча алучылар, микрофинанс оешмалары, иминият компанияләре, нотариуслар һәм эш бирүчеләр кулланачак, ул шулай ук КАСКО рәсмиләштергән вакытта исәпкә алыначак.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Икътисади үсеш министрлыгы инициативасы нигезендә Россияне 14 макротөбәккә бүләргә мөмкиннәрдип хәбәр иткән иде. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International