Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күпбалалы гаиләләрен «Ана даны» медале белән бүләкләде.

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.

Гаилә кыйммәтләре - мәдәният, тел һәм традицияләрне саклый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасында ТР Президенты шул хакта белдерде.

Очрашуга барлыгы 50 гаилә - «Татарстанның гаилә альбомы» (анда кунакларның шәхси гаилә архивларындагы фотолар кергән) геройлары чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International