Ярышларда 42 илдән 2000 спортчы катнашты.
Казанның “Хан” көрәш клубы вәкилләре кикбоксинг буенча Kickboxing Wako World Cup 2018 Best Fighter Дөнья кубогы этабы призерлары булды. Ярыш Италиянең Римини курорт шәһәрендә узды.
Ир атлар арасында 63 килограммга кадәр авырлыкта Евгений Морозов өченче урында булды. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илья Соколов икенче урын алды.
Илья Соколов Европа кубогының “К1” дисциплинасы буенча Прагада быел сентябрь аенда узачак ярышка чакыру алды.