Рөстәм Миңнеханов иң күп искә алына торган губернаторлар-блогерлар унлыгына керде

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Төбәкләр җитәкчеләре арасында иң күп искә алынучы блогерлар арасында Чечня башлыгы, Мәскәү мэры һәм Кырым башлыгы бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның май аенда иң күп искә алына торган губернаторлар-блогерлар рейтингы унлыгына керде, дип хәбәр итә “Медиалогия”.

Бер айда Миңнеханов өч урынга күтәрелеп, 9нчы урынны били.

Матбугат чаралары Татарстан Президентының Instagram социаль челтәрендә республикада яшәүчеләрне Хезмәт һәм яз бәйрәме белән котлавын бастырган.

  • 2018 елның май ае губернаторлар-блогерлар рейтингы лидерлары өчлегендә беренче урында - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров. Собянин – икенче урында, Кырым башлыгы Сергей Аксенов - өченче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International