Җыелган акча “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Аксубай, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Әгерҗе мөхтәсибәтләре зур активлык күрсәтә. Акциядә шулай ук оешмалар да катнаша. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды", диелгән әлеге хәбәрдә.
Ел саен үтә торган республикакүләм акциядә җыелган акчалар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.