Татарстан Дәүләт Советы комитеты мотор мае җитештерүчеләр, технопарк һәм бакчачылар өчен милеккә салым буенча ташламалар калдыруны хуплады.
Татарстан Дәүләт Советында оешмаларның аерым категорияләре өчен милек салымына ташламаларны киләчәктә дә калдыруны тәкъдим иттеләр. Хәзерге салым преференцияләре 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыга.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында депутатлар “Оешмалар милкенә салым турындагы” ТР Законының 3 һәм 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” ТР Закон проектын карадылар.
Республика финанслар министры урынбасары Данил Волков, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр полиальфаолефин һәм синтетик, ярымсинтетик мотор майлары җитештерүче оешмалар, технопарклар, иннновацион-технологик үзәкләр, фәнни-тикшеренү, конструктуорлык учреждениеләре, тәҗрибә предприятиеләре өчен киметелгән ставкаларның гамәлдә булу вакытын озайтырга тәкъдим итте.
"Ззакон проектында социаль-мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт объектларына түбән салым ставкаларының гамәлдә булу вакытын озайту тәкъдим ителә", - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы закон проектын хуплады. Документ республика парламентының якындагы утырышында беренче һәм өченче укылышта каралачак.