Вакыт белән исәпләшер чак түгел, ди “Дәүләтов” КФХсында эшләүче механизатор Илдар Тукаев

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Хәер, фермер хуҗалыгында теге яки бу сезонны аерып күрсәтү дөрес тә булмас, чөнки язмы, көзме, кышмы, җәйме, һәркайсы эш белән тәэмин ителеп тора.

Фәкать вакыты-вакыты белән көнне төнгә ялгап эшләргә дә туры килә. Хәзер дә, язның бер көне елны туйдыра торган тынгысыз чорда да шулай тырыш
Вакыт белән исәпләшер чак түгел, хезмәт куярга туры килә. 

Әнә ич, иртәнге алтынчы яртыдан кичке сигезгә, тугызга кадәр басуда, җир эшкәртүдә эшли Илдар Тукаев та. Хәзер ул йомшарткыч-сабан тагылган К-700 тракторында үтә дә җаваплы участокта – сортлы бәрәңге утыртыласы 10 гектарлы басуда җир эшкәртә. Безнең көтеп торганны күргәч, куәтле тракторын басу читендәрәк туктатып, кабинадан төште ул. Тынгысыз һәм тырыш механизаторны фотога төшерим дип тракторы янына юнәлгән идем, сапоги кунычының яртысы туфракка чумды. Басуның туфрагы шулкадәре йомшак иде, хәтта аны учыма алу гына түгел, авызга кабасы килеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International