Аю авылында Сабантуйга бүләк җыйдылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Автор - Раушания Гайнутдинова (Ахметзянова)

 

СӨЛГЕ ҖЫЙДЫ АВЫЛЛАР 

Бүген күп авылларда 
Сөлге җыеп куйдылар. 
Сабантуйга әзерлекне 
Менә шуннан тойдылар. 

Гореф-гадәтләрнең ул 
Элеккедән килгәне. 
Безнең татар халкының 
Киләчәге, үткәне. 

Онытылмас гореф-гадәт 
Авыллар әле бар да. 
Яшәр авылның халкы 
Җиргә мәдһия барга. 

Чәчүләрнең беткәнен 
Бәйрәм итик бергәләп!.. 
Күңелләрне күтәрик 
Уеннарны бүлгәләп!.. 

Гөрләсен әйдә авыл, 
Тирә-яклар яңгырасын!.. 
Искә алырлык булсын 
Еллар узгач та тагын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International