Мөфти вәгазеннән соң, сәгать җидедә гает намазы була һәм хөтбә укылачак.
Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Казанда Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.
"Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә укыла. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк", диелгән әлеге хәбәрдә.
Галиев мәчетендә 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң, сәгать җидедә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.