"Мал азыгы сыйфаты әзерләү чорында, аның сыйфаты мал табибларыннан башка берәүгә дә кирәкми", - ди баш ветеринар.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов мал табиблары һәм районның ветеринария лабораториясе табибларына үз районнары башлыклары белән киңәшмә уздырырга, хуҗалык җитәкчәләренә, терлек азыгы әзерләү чорында, ярдәм кулы сузу бурычы куйды.
"Район башлыклары белән киңәшмә үткәрегез. Хуҗалык җитәкчеләренә чыгыгыз. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү буенча киңәшләр, күрсәтмәләр бирегез. Күпләр белми, кемнәрдер оныткан. Бүген сезгә таратылган яңа кулланма әсбапта барысы да тәфсилләп язылган. Өйрәтегез", - диде баш ветеринар.
Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, терлек азыгы әзерләү чорында азыкның сыйфаты бары тик ветеринарларга гына кирәк.
"Сезнең һәрберегезнең кул астында машинасы бар. Күчмә бригадалар оештырыгыз. Сыйфатсыз азык әзерләргә юл куймагыз. Дымлылык, таптату буенча киңәшләрегезне бирегез. Сез бу чорда хуҗалык җитәкчеләренең уң кулы да, иң сөймәгән кешесенә дә әйләнергә тиешсез", - диде.
Республиканың баш ветеринары күләм артыннан куып, сыйфат аксарга тиеш түгел дип саный.
"Сенаж базларын тутырабыз, печән кибәннәре куябыз да - эш бетте. Сыйфат турында уйлау юк. Соңыннан, проба ала башлагач, берни эшләп тә булмый, соң. Безнең бурыч - терлек азыгы әзерләү чорында, азык сыйфатын 50 %ка гына яхшырта алсак та, зур эш бу. Тагын бер тапкыр әйтәм, мал сәламәтлеге азык сыйфатыннан тора", - диде Алмаз Хисаметдинов.