Аю авылы егете Раил Газизов 10 яшьтән бирле ат өстендә чаба.
Ул елның-елында авыл һәм шәһәр сабантуйларындаатлар чабышында катнашып призлы урыннар яулый. Әле тагы узган атнада Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә үткән сабантуйда чабыш атлары ярышында өченче урынны яулады. Әлеге узышта 3 яшьтән югары булган татар атлары токымыннан өч дистәгә якын чабышкы катнашты. Алар ике мәртәбә икешәр километр арага чаптылар. Раилнең “Барби” кушаматлы аты сынатмады. Раил бу шимбәдә Башкортостан Республикасының Чакмагыш шәһәрендә узачак сабантуйда чабыш атлары ярышында да катнашачак.