Инстаграмда #РамазанТәме2018 марафоны бара

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Инстаграмда #РамазанТәме2018 марафоны бараМарафонга нәтиҗә 13 июнь көнне ясалачак.

Рамазан аенда Россия мәчетләрендә Төркия, Мисыр, Йәмән имамнары гыйбадәт кыла Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә Васил Шәйхразиев мөселманнарны Рамазан ае башлану уңаеннан котлады Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Рамазан аенда Инстаграм социаль челтәрендә пешеренергә яратучылар арасында "Рамазан тәме" дип аталган марафон оештырылды. Анда теләгән һәр хуҗабикә катнаша ала. Оештыручылар  tyk.tatar сайты, Татар мәдәнияте һәм ашлары халыкара ассоциациясе, "Гаилә" мәчете һәм "Татарча пп" аш-су сәхифәсе.

"Марафонда катнашу өчен ифтарга яки сәхәргә сез яратып әзерләгән ризык фотосын Инстаграмдагы сәхифәгездә урнаштырырга, аңа #РамазанТәме2018 хештегын куярга һәм фотодагы ризык рецептын шәрехләргә кирәк. Җиңүчеләргә оештыручылар һәм спонсорлардан бүләкләр тапшырылачак", - дип хәбәр итә оештыручылар.

Марафонга нәтиҗә 13 июнь көнне "Тәмле булсын!" ресторанында ясалачак. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

- "Иң файдалы рецепт";
- "Иң тәмле чәй сые";
- "Иң тәмле итле ризык";
- "Иң туклыклы ризык";
- "Иң халыкчан рецепт";
- "Гадилектә осталык";
- "Иң матур фоторецепт";
- "Җәйге ризык";
- "Иң оригиналь бизәлеш"
- "Иң шәп видеорецепт"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International