ТР Дәүләт Советына шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон проекты керде

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Закон проектында теплицалар төзү, бакча утырту, атлар тотуга өстәмә ярдәм чаралары булдыру тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республикада шәхси хуҗалыкларга өстәмә ярдәм чараларына кагылышлы закон проекты керде.

Сүз “Татарстан территориясендә шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында”гы Татарстан законының 7нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты турында бара.

Аерым алганда, законны теплицалар төзү, бакча утырту, өч яшьтән зуррак атлар тотуны субсидияләү нормалары белән тулыландыру тәкъдим ителә.

Шулай итеп, сүз шәхси хуҗалыкларны үстерүгә өстәмә ярдәм чаралары билгеләү турында бара. Чаралар авыл җирлегендә халыкны эш белән тәэмин итү һәм матди хәлен яхшыртуга һәм Татарстан базарында азык-төлек белән тәэмин итүне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән, диелгән закон проектына аңлатма язуында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International