Республика территориясендә бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия баскычыннан 33 процентка түбән.
7 майдан 13 майга кадәр, бер атна эчендә, Татарстанда ОРВИ диагнозы белән 8 мең 873 авыру теркәлгән. Бу алдагы атнадан 700гә якын кешегә артык.
Әмма бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия баскычыннан 33,7 процентка түбән.
Көчле респиратор вируслы йогышлы авыру күрсәткече 10 мең кешегә - 23,7 кеше туры килә, дип җиткерә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.