Татарстанлылар ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Татарстанда «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе уза.

 Татарстанлылар «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылып, ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция көннәрендә республика шәһәрләрендә мобиль пунктлар урнаштырачаклар. Анда ВИЧ-йогышына экспресс-тест үткәреләчәк. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак. 

Бу акция кысаларында Татарстанда ВИЧ-йогышы турында халыкны мәгълүматлаштыруны арттыру максаты белән «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International