Советның рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде.
Татарстанда кулланучыларның хокукларын яклау һәм тәэмин итү мәсьәләләре буенча Координация советы төзелде. Шул хактагы карар Татарстан Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
Органның бурычы - Татарстан кулланучыларының хокукларын тәэмин итү өчен уңайлы шартлар булдыру.
Координация советының рәисе, сәркатибе һәм Совет әгъзалары бар. Советның рәисе итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнде. Аның урынбасарлары арасында ТР Пермьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бар.