Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла. «Татнефть» акционерлык җәмгыяте 2020 елда ашлыктан ягулык ясау заводы төзергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Мондый производство булдыру ихтыяҗы Европа базарында мотор ягулыгының сыйфатына карата экологик таләпләрнең катгыйлануы белән аңлатыла.
1 миллион тонна ашлыктан биоэтанол эшләп чыгаруга карата «ТАИФ» компанияләр төркеме кызыксыну белдерә.
Икенче дәрәҗәдәге продуктлар азык-төлек сәнәгатендә (протеин) һәм терлекчелектә (көрпә) кулланылырга мөмкин.