Киләсе атнада Татарстанда югары янгын куркынычы игълан ителде

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

14-21 майда республика урманнарында янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк.

Агымдагы атнада Татарстанда янгын куркынычының югары булуы көтелә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Гидрометеорология хезмәте идарәсе 14-21 майда республика территориясендә урманнарда янгын чыгу ихтималы турында кисәтә.

Янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе дүртенче класска җитәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International