Татарстанда Гает намазы вакыты билгеле булды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстанда быел Гает намазы 15 июньдә авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә иртәнге сәгать 7 дә укылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Рефспублика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Иртәгә беренче Тәравих укылачак. 16 май – Уразаның беренче көне”, - дип белдерде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

“Рамазан аена кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм, тәмуг ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә, ягъни шайтаннар отпускада, безнең белән нәфесебез генә кала. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International