Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.

14 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Йомшак җил исәчәк.

Минималь температура төнлә +4..+9 градус, көндез +20..+25 градус җылы булачак.

15 майда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез максималь температура +21..+26 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International