“Татар теленнән олимпиада истәлекләрен уртаклаштык, тел мәсьәләсе турында сөйләштек”, - дип белдерде Юто Хишияма.
Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадаларда катнашкан японлылар Юто Хишияма, Мидзуки Накамура, Чихиро Тагучи Япониянең Токио шәһәрендә очрашкан. Бу хакта Юто Хишияма социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
“Чихироны 1нче урын алуы белән котлау өчен, Токиодагы кафеларның берсендә очраштык. Татар теле буенча олимпиада истәлекләрен уртаклаштык. Тел мәсьәләсе турында сөйләштек. Мин үзем японнардан олимпиадада беренче булып катнаштым. Аннары киләсе елга Мидзукины чакырдым”, - ди Юто “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Мидзуки Накамура 2017 елгы олимпиадада Гран-при яулады. “Үзем япон булсам да, йөрәгем – татар, чөнки әбием - татар милләтеннән. Татар теле – матур тел, мәдәният теле. Бу матур телне безнең балаларыбыз өчен, бөек татар халкының киләчәге өчен саклыйк. Бу матур телне онытмагыз. Бергәләп күбрәк өйрәник”, - дип сөйләгән иде ул былтыр агентлыкка биргән интервьюсында.
Мидзуки Накамура тәкъдиме буенча, быел олимпиадага Япониянең Канагава шәһәреннән Чихиро Тагучи килгән иде. Ул олимпиадада беренче урынга лаек булган.