Иркәнәштә Җиңү бәйрәме

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге чара өлкәннәр күңеленә хуш килде.

Иркәнәштә һәр елдагыча Җиңү бәйрәме тантаналы рухта  уздырылды. 

Бәйрәмдә Иркәнәш җирлеге үзешчәннәре, Иске Иркәнәш һәм Тегермәнче мәдәният хезмәткәрләре катнашында музыкаль чыгышлар күрсәтелде. Бәйрәм белән җыелган халыкны авыл советы җитәкчесе Илгизәр Камалов, җирлек ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин, имам-хатыйб Разиф хәзрәт Салахов, "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлеге җитәкчесе Камил Шәймәрданов, шулай ук Рөстәм Шәрәфетдинов котладылар. Котлау өчен сүз шулай ук тол хатыннар Фәимә Баһаветдинова, Саимә Шәймәрданова, тыл ветераны Кәшбезенун Рафиковка, сугыш чоры баласы Гөлфирә Каюмовага бирелде. Равил Миңнехуҗин 22 ветеранга (толлар, тыл ветераннары, кайнар нокталарда катнашучыларга) Чаллы-бройлер продукциясе салынган пакетлар бүләк итеп җибәргән, аларны Рөстәм Шәрәфетдинов таратты.

Шулай ук бәйрәмгә Иркәнәшнең соңгы сугыш ветераны Дилфнүн Кашаповның (аның хакында Мансур Сафин "Фронтовые дороги гвардейца" дигән китап язган) кызы Лилия ханым кайтты, ул да чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International